ГлавнаяИсполнителиИльгам ШакировӨченче көн тоташ кар ява
TOP песен исполнителя
"Ильгам Шакиров"
    название:

    Өченче көн тоташ кар ява


    автор:

    Ильгам Шакиров


    рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 912 просмотров
    Өченче көн җепшек кар ява,
    Өченче көн тоташ, өченче көн
    Әрни минем иске бер яра.
    Өченче көн тоташ кар ява.
    
    Тимер ярчык яра төбендә.
    Тимер ярчык йөри тәнемдә.
    Әйтерсең, карт гөнаһ иясе
    Әйләнгәләп куя кабердә.
    Шуңа күрә әрни ул яра:
    Өченче көн тоташ кар ява.
    
    Икебезгә тиде берьюлы
    Бер минаның ике ярчыгы.
    Берсе калды сержант Фоминда,
    Икенчесе — минем тәнемдә.
    
    Карлар эрер, җылы җил иссә,
    Карлар китеп барыр, яз килсә;
    Бәлки үчем кимер дошманга,
    Тәнемдәге тимер эресә.
    Унтугыз ел әрни ул яра,
    Өченче көн тоташ кар ява.

    Послушать/Cкачать эту песню
    Mp3 320kbps на стороннем сайте
    Это интересно: Tatar singer.
    А как ты думаешь, о чем песня "Өченче көн тоташ кар ява" ?
    2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен