ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБишкурай авылы кайда-
название:

Бишкурай авылы кайда-


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1284 просмотра
Бишкурай авылы кайда-
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам-
Читләргә китәмен дә.

Бишкурай таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган якның, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Бишкурай авылын чыккач
Уңга киткән юллар бар.
Сезнең күңелдә ниләр бар,
Бездә сагыш- моңнар бар.

Бишкурай таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган якның, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Бишкурайнын чишмәләре
Ашыагып ага челтерәп
Челтерәп аксын чишмәләр
Илгә иминлек теләп

Бишкурай таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган якның, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бишкурай авылы кайда-" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен