название:
автор:
Урманнарда йөрдем иркен сулап
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1308 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Урманнарда йөрдем иркен сулап, Бигрәк хуш исле нарат ылысы; Йөрәк яраларын төзәтәдер Күз карашкайларыңның җылысы. Урманнарда йөрдем җәйге таңда, Басылмасмы дип сагыш күңелдә; Төннәрне яктырткан ай шикелле Булсаң иде тормышым күгендә. Урманнарда йөрдем бер ялгызым, Баласын җуйган болан эзеннән; Башларым әйләнеп китте кинәт, Башканы сөям, дигән сүзеңнән
А как ты думаешь, о чем песня "Урманнарда йөрдем иркен сулап" ?