ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновЯшьлегемэ алып кайтам (минус)
название:

Яшьлегемэ алып кайтам (минус)


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 821 просмотр
Айрат Галиуллин көе
Рамил Чурагулов сүзләре

1)Әй, газиз туфрагым, туып-үскән ягым,
Беләм синдә бетмәс моң барын.
Җәен-кышын тынмый чишмәләрем җырлый
Әнкәемнең бишек җырларын.

Гармун уйныйм урамнарда,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрнең күңелләрен
Яшьлегенә алып кайтам мин.

2)Шул ук авыл да ул, бик үзгәргән авыл.
Ник югалган икән җыр-моңнар?
Телсез булып калган, җыр-моңнарсыз калган
Без үскәндә тарткан гармуннар.

3)Авыл — туган бишек, хәлкәйләрең ничек?
Үзгәрттеме еллар давылы?
Җыр-моңлы улыңны, газиз гармуныңны
Сагынасыңмы син, авылым?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яшьлегемэ алып кайтам (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен