ГлавнаяИсполнителиЛюдмила Аланлы жырлыйБергэ яшик, туганнар
название:

Бергэ яшик, туганнар


автор:

Людмила Аланлы жырлый


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1240 просмотров
Бергә яшик, туганнар 
 М. Хөсәенов музыкасы, Әхтәм Фәтхи сүзләре
1. Урап – урап яуса кышның көчле бураны, 
    Кар көртләре күмеп китсә барыр юлларны. 
    Бер – береңә илтә торган эзне җуйганда, 
    Бураннарга каршы бергә барыйк, туганнар. 
2. Күңел күген каплаганда язмыш бураны, 
    Чит җирләрдә туганнарсыз яшәп буламы? 
    Аймыл булып, күзгә моңнар, яшьләр тулганда, 
    Яшьне сөртик тә елмаеп, яшик, туганнар. 
3. Язмыш бураны кар өйсә кайтыр юлларга, 
    Араларны аермасын ерак елларга. 
    Кар ерып кайтыйк карамый көчле буранга, 
    Уйнап – көлеп, җырлап – биеп, яшик, туганнар!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бергэ яшик, туганнар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен