название:
автор:
Эй, күңелле җәйге кичләр
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1355 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Эй, күңелле җәйге кичләр, Серле итеп учак яна. Кавышалар яшь йөрәкләр – Тагын бер җәй артта кала. Синдә кала күпме дуслар, Күпме сөю синдә кала. Тын учаклар, күз яшьләре – Искә төшкәч, йөрәк яна. Кояшлы җәй, ягымлы җәй, Салкын көзгә калдырып китмә. Нигә бик азга киләсең – Сине сагынып гомер үтә. Кояшлы җәй, ягымлы җәй, Дуслар җыелышкан, учаклар. Ләкин күпме сагынсык та, Кире кайтмас инде ул чаклар. Әй, кадерле, ягымлы җәй, Сөюемне синдә таптым. Җил-бураннар җиңалмады – Менә кабат сиңа кайттым. Кояшлы җәй, ягымлы җәй, Салкын көзгә калдырып китмә. Нигә бик азга киләсең – Сине сагынып гомер үтә. Кояшлы җәй, ягымлы җәй, Дуслар җыелышкан, учаклар. Ләкин күпме сагынсык та, Кире кайтмас инде ул чаклар.
А как ты думаешь, о чем песня "Эй, күңелле җәйге кичләр" ?