название:
автор:
Язлар җитеп килә, бозлар агып китә
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 675 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Язлар җитеп килә, бозлар агып китә Ярлар белән гүя серләшеп. Үткән артта кала, гомер алга чаба Үткән юллар кала тезелеп. Туйлар килә-китә Гомер шулай итә, Ак бәхетләр телим мин сезгә! Җырлап үтсен гомер, тыныч булсын күңел, Швтлык төеп типсен йөрәкләр. Олы мәхәббәтнең кайнар хисен тойсын Чын күңелдән сөя белгәннәр. Туйлар килә-китә Гомер шулай итә, Ак бәхетләр телим мин сезгә! Яшьлек бирешмәгән, хисләр сүрелмәгән, Кабынмаган алар сүнәргә. Бергә яккан учак янсын һаман дөрләп, Ике йөрәк бергә типкәндә. Туйлар килә-китә Гомер шулай итә, Ак бәхетләр телим мин сезгә!
А как ты думаешь, о чем песня "Язлар җитеп килә, бозлар агып китә" ?