ГлавнаяИсполнителиНеизвестенХЫЯЛЛАРЫМ
название:

ХЫЯЛЛАРЫМ


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 859 просмотров
ХЫЯЛЛАРЫМ

Алып килдең таңнарымның
Алларга буялганын, 
Ал таңнарым карайдылар,
Хушыгыз, хыялларым.

Йомшак кына чәчләреңнән
Иркәләп туялмадым,
Үз чәчләрем җилгә очты,
Хушыгыз, хыялларым!

Хыялларым, гүя ак күбәләк,
Талпынды да күңлем күгендә,
Очып китте болыт төсле булып,
Әйтер сүзләр калды ирендә.

Болын чәчкәләрен ымсындырып
Узган болыт төсле тирбәләм, 
Әйтер сүзләр калды әйтелмичә,
Очып китте хыял-күбәләк.

Очып китте бары бер нур булып,
Сызлып калды сагыш йөрәктә,
Җуелмады аның моң-сагышы,
Җуелмады еллар агышы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "ХЫЯЛЛАРЫМ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен