название:
автор:
Язмышларны булмый үзгәртеп
автор:
Э.Хамматова
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 775 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сәгать теле туктаса да, Вакыты туктап тормый. Сәгатьләрне дөреслисең, Язмышны алай булмый. Төеннәре барыбер кала Өзелгән җепне ялгап. Яшәгәндә яши белик Бер-беребезне саклап. Ялгышларны төзәтәсең, Хатаны булмый аклап. Башкаларны алдасаң да, Үзеңне булмый алдап. Үткән көннәр кабатланмый, Үкенүдән ни файда? Көчебездән килмәгәнне Эзләмик күктән-айдан.
А как ты думаешь, о чем песня "Язмышларны булмый үзгәртеп" ?