TOP песен исполнителя
"Baradj"
    TOP альбомов исполнителя
    "Baradj"
      название:

      Lale Chechek


      автор:

      Baradj


      жанры: folk metal, post-metal, russian, pagan metal
      рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1010 просмотров
      Кулларыңда кызыл лалә чәчәк аткан чакта,
      Язгы яшен минем эзне юлдан юган - һакта
      Ярсу булып сагыш булып өметебесзне югалтма
      Гафу итмә, бәхилләмә һич мине генә онытма
      
      Сүнгән шәмнәр, кызу һисләр тышта дулый давыл
      Кызыл үрләр уртасында калды туган авыл
      
      Таң атмас, кояш тормас кошлар тыңлык саклый
      Табигатнең язгы йөзе үкси-үкси елый
      Лалә чәчәк кулларыңда яшләреңнән шингән чакта
      Дошман угы бәреп екты мине үксез якта....
      
      Караусыз һич билгесез әрем баскан безенең гүрләр
      Якты көнне аяз күктән карар сиңа минем күзләр
      Мөхәббәтнең җылы нурларын үрләргә һич таратып
      Сине бәгрем, үзәк җаным Җәннәттән дә яратып
      
      Картлык йөзеңә тимәс, тик матәм җаныңны ашар
      Аязлы язгы көнне Әҗәл җыенырга кушар
      Кулларыңда кызыл лалә чәчәк аткан чакта,
      Каршылармын мин сине Җәннәт капкаалларында
      
      Сүнгән шәмнәр, кызу һисләр тышта дулый давыл
      Кызыл үрләр уртасында калды туган авыл
      Япанда кызыл лалә чәчәк аткан чакта
      Инде күптән онытканнар безне туган якта

      Послушать/Cкачать эту песню
      Mp3 320kbps на стороннем сайте
      Это интересно: Baradj (Барадж) - группа из Казани (Республика Татарстан, Россия), работающая в уникальном жанре. Команда позиционирует себя как Bulgar Folk Metal (Булгар фолк метал - татарский этнический метал), и в дополнение к этому они являются первопроходцами в жанре Post-Folk-Metal.Так сложилось, что на момент создания группы, среди татарских исполнителей не было метал... подробнее
      А как ты думаешь, о чем песня "Lale Chechek" ?
      2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен