название:
автор:
Кайту
автор:
Луиза Батыр-Болгари
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1082 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Марсель Галиев сүз. Луиза Батыр-Болгари көе Олы юлдан яуга киткән чакта Таң җиленнән томан таралды. Авыл башындагы куш наратка Атлар да бит борылып карады. Һаваларда торна тавышлары, Ишетелә канат кагышлары. Кошларда да кеше язмышлары, Чит җирләргә китеп барышлары. Туган якның хәбәрләрен белдек Ызаннардан искән җилләрдән. Күпләребез олы юлдан кире Кайталмады ерак илләрдән. Һаваларда торна тавышлары, Ишетелә канат кагышлары. Кошларда да кеше язмышлары, Чит җирләрдән кайтып барышлары.
А как ты думаешь, о чем песня "Кайту" ?