ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваСиңа да җиңел түгелдер
название:

Сиңа да җиңел түгелдер


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1428 просмотров
[bad word]  [bad word] urazova_khakimov

1. Калдым таныш юл чатында,
Ак томанда күзләрем.
Яшьлеккә юллар тапталган,
Югалттым шул эзләрен.

КУШЫМТА:
Сиңа да җиңел түгелдер,
Миңа да җиңел түгел.
Кайтыр идек без яшьлеккә,
Инде соң, мөмкин түгел...

2. Сиздермичә үтә яшьлек,
Янып-сүнә хисләре.
Тик сүнмәсен чаткылары,
Өзелмәсен күңел җепләре.

3. Үтеп бара гомер юлы,
Кирәк йөрәк җылысы.
Күкрәгеңә салып башымны,
Килә бүген, килә елыйсы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сиңа да җиңел түгелдер" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен