ГлавнаяИсполнителиR-52.Син минем атылмас йолдызым.
название:

Син минем атылмас йолдызым.


автор:

R-52.


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 802 просмотра
Мәхәббәт теләгез

Атылган йолдызлар артыннан атылдык,
Теләдек бәхетле булырга.
Ихластан вәгъдәләр бирештек,
Бирештек гомергә янәшә калырга.

Кушымта:
Йолдызлар атыла, күрдеңме?
Мин барын бу җирдә белдеңме?
Син минем атылмас йолдызым,
Йолдызым, бизәүчем мәхәббәт күгемне.

Өметкә уралып йолдызлар коела,
Икәүләп нурларын җыярбыз.
Кайнарлык күзләрдә, ут-ялкын йөзләрдә,
Йөрәкләр чапканда тыймагыз.

Кушымта.

Йолдызлар, сүнмәгез, өметне өзмәгез,
Болытлар, арага кермәгез.
Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән
Гомерлек мәхәббәт теләгез.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син минем атылмас йолдызым." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен