ГлавнаяИсполнителиИльмира НагимоваЯлгыш адым(минус)
название:

Ялгыш адым(минус)


автор:

Ильмира Нагимова


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1423 просмотра
Инде юлга чыктың бугай,
Тик хаман кайта алмадын.
Безнең соңгы күрешүдә
Елмаеп карап калдын.
Бик иртә киттең шул,апа,
Безне калдырып киттең.
Бер ялгыз кошка әйләнеп,
Син бездән очып киттең.

Ишетәм көзге җилләрдән,
Син кайда соң,кошкаем?
Бер ялгыз кошчыкны ташлап,
Очып киттең бит,җаныем.
Сине хәзер кайтармаска
Апам минем,бергенәм.
Бер ялгыш адым ясадың,
Шул алып китте сине җирдән.

Төшләремә керәсең бит,
Хәлләребезне сорап.
Синең нәни кошчыгың бит,
Юксына сине елап.
Сагынудан күңелем әрни,
Ләкин кайтарып булмый 
Хәзер инде син тынычлан,
Язмыштан узып булмый.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыш адым(минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен