ГлавнаяИсполнителиЧәчкәҖил
название:

Җил


автор:

Чәчкә


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 913 просмотров
Төн пәрдәсе яткан урамда
Авыл йоклый сүнгән утлар да
Сагынудан күңелем тулып 
Кабат өеңә кердем җил булып

Саклармын иң татлы йокыңны
Ябармын йомшак юрганыңны
Сокланырмын сиңа туйганчы
Яныңда булырмын таң туганчы
Яныңда булырмын таң туганчы

Йомшак чәчләреңнән сыйпадым,
Кочагыңа кереп йокладым.
Калыр идем һәрчкак синең белән 
Кала алмыйм мин бит җил генә

Саклармын иң татлы йокыңны
Ябармын йомшак юрганыңны
Сокланырмын сиңа туйганчы
Яныңда булырмын таң туганчы

НИшлим соң,җил булып яралгач
Төштә генә күрешергә безгә язгач
Уянырсың туңып йокыңнан
Яннарыңда инде мин булмам..

Саклармын иң татлы йокыңны
Ябармын йомшак юрганыңны
Сокланырмын сиңа туйганчы
Яныңда булырмын таң туганчы
 
Саклармын иң татлы йокыңны
Ябармын йомшак юрганыңны
Сокланырмын сиңа туйганчы
Яныңда булырмын таң туганчы
Яныңда булырмын таң туганчы

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Җил" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен