ГлавнаяИсполнителиТатарчаЭлдэ дуслар бар эле
название:

Элдэ дуслар бар эле


автор:

Татарча


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1203 просмотра
Минем йөргән юлларымда
Бурап яуган кар әле.
Кар өстендә учак ягып
Көтәр дуслар бар әле.
Колач җәеп каршыларга
Җан дусларым бар әле.
Әлдә дуслар, ә л дә дуслар,
Әлдә дуслар бар әле.

Актарылган болытлардай
Күкрәк тулы зар әле.
Моң-зарларны таратырдай
Якын дуслар бар әле.
Хәсрәтемне бүлешергә
Якын дуслар бар әле.
Әлдә дуслар, әлдә, дуслар,
Әлдә дуслар бар әле.

Гомер үтә, йөрәк көтә,
Шатлык дөньям тар әле.
Тар дөньямны киңәйтергә
Чын дусларым бар әле.
Өмет кошын сайратырга
Чын дусларым бар әле.
Әлдә дуслар, әлдә дуслар,
Әлдә дуслар бар әле.
Сез дусларым бар әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Элдэ дуслар бар эле" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен