ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКулларымны кулларыңа салып
название:

Кулларымны кулларыңа салып


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1359 просмотров
Кулларымны кулларыңа салып
Чегән кызы язмыш юрыйсың. 
 “Көтмә”, — дисең, — өмет итмә, — дисең,
 “Йөрәгеңнән аны җуй!” — дисең.
 “Көтмә”, — дисең, — өмет итмә, — дисең,
 “Йөрәгеңнән аны җуй!” — дисең.

Чегән кызы,
 Тоз салма ярама,
 Үтәли карама,
 Яшәү юк яңадан
 Аннан башка.
 Башны бәреп булмый ташка.
 Ташлар булсаң — әйдә ташла.
 Тик бәхетле булырсыңмы
 Миннән башка?

 Чегән кызы,
 Хәтта кәккүкләр дә
 Мәхәббәткә өмет җуйганнар.
 Минем сөюемә
 Минсез ясин чыгып
 Миннән башка җирләп куйганнар.

Чегән кызы,
 Тоз салма ярама,
 Үтәли карама,
 Яшәү юк яңадан
 Аннан башка.
 Башны бәреп булмый ташка.
 Ташлар булсаң — әйдә ташла.
 Тик бәхетле булырсыңмы
 Миннән башка?

 Ачуланма, кызый, сүзең ялган.
 Кәккүкләр дә санап бетмәгән.
 Сөюләр дә безнең әле сүрелмәгән,
 Аңлашырга вакыт үтмәгән.

Чегән кызы,
 Тоз салма ярама,
 Үтәли карама,
 Яшәү юк яңадан
 Аннан башка.
 Башны бәреп булмый ташка.
 Ташлар булсаң — әйдә ташла.
 Тик бәхетле булырсыңмы
 Миннән башка?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кулларымны кулларыңа салып" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен