ГлавнаяИсполнителиСак-СокОлы Юлның Тузаны
название:

Олы Юлның Тузаны


автор:

Сак-Сок


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 633 просмотра
Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын,
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомеремнең узганын,

Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем;
Кайда икән яшьлегем, дип,
Шул юллардан эзләдем.

Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне,
Их, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне.

Олы юлдан атлар килә,
Безгә кала тузаны,
Алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Олы Юлның Тузаны" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен