название:
автор:
Юллар
автор:
Сак-Сок
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1136 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән, Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин; Юллар, юллар, инде ничә еллар Аерыла алмыйм сездән мин. Алларымда якты йолдыз төсле Мавыктыргыч утлар яналар; Юллар, юллар, борма-борма юллар Шул утларга таба баралар. Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен Вакыт яңгырлары юмасын. Юллар, юллар, авыр булса булсын, Тик соңгысы гына булмасын. Тибрәндереп якты уйларымны, Җәйрәп ята данлы, киң Илем; Юллар, юллар, алга таба дәшә, Бармый калыр хәлем юк минем...
А как ты думаешь, о чем песня "Юллар" ?