название:
автор:
Туган Тел
автор:
Сак-Сок
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1429 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта Ярдәмең белән синең Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган Иң элек кылган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем Һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
А как ты думаешь, о чем песня "Туган Тел" ?