название:
автор:
Син Килгэнсен Икэн
автор:
Гузель Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1418 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
СИН КИЛГӘНСЕҢ ИКӘН Күкләр нигә биегәйгән дисәм, Төннәр, дисәм, нигә яктырак. Ярларына каккан дулкын кебек Нигә ярсый, дисәм, бу йөрәк. Кушымта: Син килгәнсең икән! Чәчләремә таң җилләре булып кагылдың, Кояш кебек якты елмаюың Бик сагындым, иркәм, сагындым! Бу дөньяда, бәгърем, синнән башка Яши алмавымны белгәнсең, Килгәнсең дә, күңел тәрәзенә Өмет пәрдәләре элгәнсең. Кушымта. Сүнәргә дип торган гомеремнең Син кабыздың кабат шәмнәрен. Киңәйделәр күңел офыкларым, Көнгә әйләнде кебек төннәр. Кушымта. Киңәйделәр күңел офыкларым, Көнгә әйләнде кебек төннәр. Кушымта. Кояш кебек якты елмаюың Бик сагындым, иркәм, сагындым!
А как ты думаешь, о чем песня "Син Килгэнсен Икэн" ?