название:
автор:
Эзледем
автор:
Гузель Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 954 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Эзләде, үз тиңемне эзләде, Өметен өзмәде, Үз ярымны эзләде җаным... Эзләдем, күпме еллар эзләдем, Якты булды хыялым, Сагыныплар эзләдем аны... Кушымта: Эзләдем, барлыгыңны белдем мин, Килерсең дип көттем мин, Табармын дип белдем мин, җаным! Үземне мин бәхетле диямен, Тимәсен тик күзләрем, Тимәсен тик күзләрем, җаным! Сүзләрең, синең назлы сүзләрең Биләде йөрәкне. Күңел белән тартылам сиңа. Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк. Бик ягымлы күзләрең Бөрки йөрәк җылысын миңа. Кушымта. Шатланам: бик бәхетле көннәрем, Син генә бәхетем. Ярый әле эзләдем сине. Кызганмыйм синсез үткән елларны, Сиңа гына китерде Ул елларның юллары мине.
А как ты думаешь, о чем песня "Эзледем" ?