ГлавнаяИсполнителиИльдар Хакимов и Гузель УразоваГузэлем дип мина дэшэсен син, буладыр торле чагым. ялгыз, усал монсу чагымда да
название:

Гузэлем дип мина дэшэсен син, буладыр торле чагым. ялгыз, усал монсу чагымда да


автор:

Ильдар Хакимов и Гузель Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1472 просмотра
Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гузэлем дип мина дэшэсен син, буладыр торле чагым. ялгыз, усал монсу чагымда да" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен