ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКүптән инде, күптән очрашкан юк
название:

Күптән инде, күптән очрашкан юк


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1100 просмотров
Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсез бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш —
Шул чакларның моңлы ядкаре.

Уртак иде хисләр, айлы кичләр, —
Без кертмәдек анда ятларны.
Күңелләрдә йөргән дуслык хисе —
Шул чакларның моңлы ядкаре.

Бергә откан өмет тулы җырны
Йөрәк инде мең кат ятлады.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды,
Ул җыр безгә яшьлек ядкаре

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Күптән инде, күптән очрашкан юк" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен