ГлавнаяИсполнителиЗөфәр ХәйретдиновМишэр кызы* сак булыгыз!
название:

Мишэр кызы* сак булыгыз!


автор:

Зөфәр Хәйретдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1448 просмотров
Сихерле карашың белән
Йөрәгемә ут салдың,
Серле карап, бер елмаеп,
Йөрәктә урын алдың.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Күз карашы туры карый,
Йөрәкләрне үтәли.
Сөю уты кабындырып,
Бәгырьләрне телгәли.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Ничкә билле, очкын күзле,
Иреннең иң татлысы.
Кызларның да иң уңганы,
Татарның иң затлысы.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Сөйсә дә ул, сөям димәс,
Сөймәсә — якын килмәс,
Яндырыр, көлгә калдырыр,
Башкага сине бирмәс.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мишэр кызы* сак булыгыз!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен