название:
автор:
Әйләнә яфраклар, әйләнә, әйл
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 964 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Әйләнә яфраклар, әйләнә, әйләнә, Офыкта инде көз шәйләнә. Без икәү булганда, булганда, булганда Көзләрем язларга әйләнә. Кушымта: Сөюдән башларым әйләнә, Әйләнә, әйләнә, әйләнә, Язмышлар язмышка бәйләнә, Тормыш бит карусель, әйләнә. Әйләнә, карусель, әйләнә, әйләнә, Чәчебез чәчләргә бәйләнә. Без икәү канатлы очышта, очышта, Карусель тылсымлы әйләнә. Куыша-куыша бар дөнья әйләнә, Зарыгып көткәнем син мәллә? Әйләнә, карусель, әйләнә, әйләнә, Синең дә көткәнең мин мәллә?
А как ты думаешь, о чем песня "Әйләнә яфраклар, әйләнә, әйл" ?