название:
автор:
Өзгәләнә җаным
автор:
Нәфкәт Нигматуллин
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 854 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Өзгәләнә җаным Өзгәләнә җаным, Өзгәләнә тагын. Телгәләнә йөрәк, теленә. Өзелергә торган Сары яфрак сыман Кереп барам гомер көзенә. Көзге яфрак сыман Сагыш белән тулган Язмышларга ничек түзәсе?!. Берсен-берсе өзелеп, Өзелеп сөйгәннәрнең Бәхетләре булмый, күрәсең. Өзгәләнә җаным, Өзгәләнә тагын. Нәрсә җитми икән бу җанга?!. Әллә сине өзелеп, Өзелеп яратканга, Әллә гомер синсез узганга.
А как ты думаешь, о чем песня "Өзгәләнә җаным" ?