название:
автор:
Саумы, кояш?!
автор:
Илhам Шакиров
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1084 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Мансур Мозаффаров көе Роберт Әхмәтҗанов сүзләре Таралды инде болытлар, Аязды һавалар. Иделдә зәңгәр дулкыннар Ярларга кагалар. Саумы, кояш! Саумы, иртә. Исәнме! — диләр, Иркәли, иркәли җанны Ягымлы көйләр. Күтәрдем ак пәрдәләрне, Карыйм ерак, ерак... Яшь көннәрем, мәхәббәтем Кайтты миңа урап. Саумы, кояш! Саумы, иртә, Исәнме! — диләр, Иркәли, иркәли җанны Ягымлы көйләр. Күзләрем карап туялмый Ямь-яшел кырларга. Ак пароход гудоклары Чакыра юлларга. Саумы, кояш! Саумы, иртә, Исәнме! — диләр, Иркәли, иркәли җанны Ягымлы көйләр.
А как ты думаешь, о чем песня "Саумы, кояш?!" ?