название:
автор:
Ишек төбендә (укый Айрат Арслан)
автор:
Муса Җәлил
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1127 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Муса Җәлил. Ишек төбендә. Үтеп барам шулай урам буйлап, Парадныйда күрәм бер бала. Звонокка үрелә, буе җитми, Аптырагач, карап уйлана. Мин балага киләм: — Әллә, - димен, - Звонокка буең җитмиме? — Җитми шул, - ди. — Кая, үзем басыйм. Бернеме, - дим, - әллә икеме? — Биш, ди.—Басам. Шуннан бала әйтә: — Абзыкай, син нинди йөрәкле! Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса, Икебезгә дә бирер кирәкне! 1942, декабрь
А как ты думаешь, о чем песня "Ишек төбендә (укый Айрат Арслан)" ?