ГлавнаяИсполнителиРүзәл МөхәммәтшинТатар идек... (Беренче юлы кермәгән, сыйфаты да әллә ни түгел, ләкин тыңларга
название:

Татар идек... (Беренче юлы кермәгән, сыйфаты да әллә ни түгел, ләкин тыңларга


автор:

Рүзәл Мөхәммәтшин


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1441 просмотр
Татар идек, әле кайчан гына,
Богауларны өзеп атарлык...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Татарлыгың кая, татарым?

Кайсы якка күчте кыйблаң синең...
Кай дәфтәрдә дала әсәре?
Болыт артындагы саргайган тап
Кояшыңмы, башка нәрсәме?

Горурлыгың кая, кая даның –
Нәрсә кими бездә көннән-көн?
“Я – татарин!” – дигән ишеләрдән
Кимсенмисеңме син, милләтем?..

Кол Шәрифтән тирә-юньгә багып,
Көчкә-көчкә сулап таш ара,
Ямансулый, әле кайчан гына
Татарныкы булган башкала...

Татар идек... “Без бит татар!” – дидек...
Бөек татар, дидек, билгеле...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Кояш батып килә түгелме?

Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? –
Барыбыз да мескен, сынганнар...
...Юк, без күптән татар түгел инде,
Без нибары... татарсыманнар...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Татар идек... (Беренче юлы кермәгән, сыйфаты да әллә ни түгел, ләкин тыңларга " ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен