ГлавнаяИсполнителиАзат Аббасов, Е. Соколова (фортепиано) 1954Одинокая гармонь (на татарском языке)
название:

Одинокая гармонь (на татарском языке)


автор:

Азат Аббасов, Е. Соколова (фортепиано) 1954


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1537 просмотров
Одинокая гармонь/Ялгыз гармун - Татарский
Музыка: Б. Мокроусов Слова: М. Исаковский, пер. Ш. Маннура

Ялгыз гармун

Таңга хәтле тагын тынды дөнья,
бер тавыш юк, сүнгән утлар да,
тик кайдадыр ялгыз гармун гына
моңнар түгеп йөри урамда.

Бер китә ул кырлар кочагына,
бер әйләнеп кайта яңадан,
ул кемнедер эзли караңгыда,
тик табалмый кебек ул һаман.

Кырдан рәхәт төнге салкын килә,
алмагачтан чәчәк сибелә,
син яшермә, кем соң кирәк сиңа,
яшь гармунчы, әйтче син безгә.

Еракта да булмас бәлки ул кыз,
ник әйтмисең кемне эзлисең,
ник төн буе син йөрисең ялгыз,
ник кызларга йокы бирмисең?..

1951

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Одинокая гармонь (на татарском языке)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен