ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновЧитләргә китәсез (текст внутри)
название:

Читләргә китәсез (текст внутри)


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1527 просмотров
Читләргә китәсез -
Ник алай итәсез
Үзәкләрне нигә өзәсез?
Сез кайсы илләрдә
Сез кайсы җирләрдә
Сагынмыйча ничек түзәсез?

КУШЫМТА:
Онытылмас һич тә -
Төшәләрме искә
Үзегезнең туган ягыгыз?
Кайтырсыз барыбер
Кайтырсыз әле бер
Таш булмаса әгәр җаныгыз.
Кайтырсыз барыбер
Кайтырсыз әле бер
Таш булмаса әгәр җаныгыз.

Газиз туган җиргә
Кайтмыйсыз ник бер дә,
Чит җирләрдә гомер иткәннәр?
Киттегез яшьли сез,
Ничекләр яшисез,
Нигезләрен ташлап киткәннәр?

Сызланасыз микән
Моңланасыз микән
Хәтерлисез микән җырларны?
Оныттыгыз мени
Югалттыгыз мени
Безгә кайта торган юлларны?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Читләргә китәсез (текст внутри)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен