название:
автор:
Заһир - Галия җыры(этием белэн энием жыры)
автор:
Айгөл Бариева - Рәсим Низамов
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1451 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
/"Галия" спектакленнән/ Заһир: Йолдызларга йолдыз атылганда, Очрашканнар көннәр төн белән. Бу дөньяны белгәнемнән алып, Синең барлыгыңны мин беләм. Син кайда, мин шунда, Галиям, Шатланам, елыймын һәм көләм. Мәхәббәт алдында баш иям, Син кайда, мин шунда, Галиям. Галия: Йолдызларга йолдыз атылганда, Йөрәгемә кунды ялкыны. Бер ялкыны дөнья балкытырлык Сөю булгандыр ул, ахры. Син кайда, мин шунда, Заһирым, Ерактан эзләгән якыным. Йөрәктә кабынган ялкыным, Син кайда, мин шунда, Заһирым. Заһир: Йолдызларга йолдыз атылганда, Гомерләре янып югала. Галия: Ә мәхәббәт гомерләрдән озын, Мәңге яна, мәңге җырлана. Заһир, Галия бергә: Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/, Шатланам, елыймын һәм көләм. Мәхәббәт алдында баш иям, Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
А как ты думаешь, о чем песня "Заһир - Галия җыры(этием белэн энием жыры)" ?