название:
автор:
Туй кулмэге
автор:
Венера Ганиева
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1298 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Туй күлмәге ак ефәктән, Кызлар — гүя аккошлар. Аклык бит ул, сафлык бит ул, Яусын, әйдә, алкышлар! Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек. Туй күлмәге бер көнлекме? — Туй күлмәге гомерлек! Ак күлмәкләр, ак теләкләр Туйда гомер-гомердән. Туй күлмәге кигән кызның Урыны була гел түрдән. Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек. Туй күлмәге бер көнлекме? — Туй күлмәге гомерлек! Бәхет бит ул, шатлык бит ул, Туй күлмәге киюе. — Иркәм, — диеп, — ярым, — диеп, Онытылып сөюе.
А как ты думаешь, о чем песня "Туй кулмэге" ?