ГлавнаяИсполнителиИлдар ХәкимовДиңгез кызы (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.)
название:

Диңгез кызы (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.)


автор:

Илдар Хәкимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1326 просмотров
ДИҢГЕЗ КЫЗЫ

Диңгезләрдә туып үстең мәллә?
Җырларыңда таулар моңы бар,
Чәчләреңнән аңкый диңгез исе,
Күзләреңдә уйный дулкыннар.

Кушымта:
Очрадың да минем юлларымда,
Елмайдың серле генә.
Синең мәхәббәтең ак дулкындай
Урылды йөрәгемә.

Уйларыңда синең кемдер, иркәм?
Тик син генә минем күңелдә,
Диңгез өстедәге акчарлактай
Очар идем хыял күгендә.

Кушымта.

Икәү бергә ак җилкәннәр белән,
Карамыйча давыл җиленә,
Китик әйдә, китик диңгезләргә -
Кабатланмас сөю иленә.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Диңгез кызы (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен