название:
автор:
Таң калып син сылу каршында
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1378 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Таң калып син сылу каршында Болында чәчәкләр баш ия, Ал чәчкә таҗыдай назлы да, Гүзәл дә Зәй кызы Лилия. Лилия, һай, сылу Лилия, Зәй таулары сиңа баш ия, Һәркем сиңа карап сокланып, Күз тимәсен бу кызга дия. Җырласа, көнләшә былбыллар, Сандугач моңына ул ия, Сайрар кош кебек ул моңлы, Нурлы да Зәй кызы Лилия. Лилия, һай, сылу Лилия, Зәй таулары сиңа баш ия, Һәркем сиңа карап сокланып, Күз тимәсен бу кызга дия. Елмайса, ай нуры йөзендә Сокланма, сылуга күз тия, Кояштай һәрвакыт ягымлы Ялкынлы Зәй кызы Лилия. Лилия, һай, сылу Лилия, Зәй таулары сиңа баш ия, Һәркем сиңа карап сокланып, Күз тимәсен бу кызга дия
А как ты думаешь, о чем песня "Таң калып син сылу каршында" ?