ГлавнаяИсполнителиГүзәл Уразова һәм Илдар ХәкимовСездә кала ярты җаныбыз (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.)
название:

Сездә кала ярты җаныбыз (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.)


автор:

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 952 просмотра
СЕЗДӘ КАЛА ЯРТЫ ҖАНЫБЫЗ

Н.Шәймарданов көе,
Р.Аймәт сүзләре

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Кушымта:
Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең hәрбер таңыгыз
Китсәк тә без ерак еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тирбәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Кушымта.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сездә кала ярты җаныбыз (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен