название:
автор:
Сонгы звонок
автор:
Зиннур & Айгол Бариева
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1549 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Еллар шавы баса алмый Соңгы звонок тавышын. Һәр көн сине күрә алу Бәхет иде, классташым. Соңгы звонок, Соңгы дәрес, Ник бераз соңламадың? Сүзсез генә сөюемне Күземнән аңламадың. Көн дә иртән сине көттем, Алдан килеп дәрескә. Юксына ук башлый идем Мин сине тәнәфестә. Соңгы звонок, Соңгы дәрес, Ник бераз соңламадың? Сүзсез генә сөюемне Күземнән аңламадың. Озын тәнәфес шикелле, Аерылган елларым. Башланыр да яңа дәрәс, Килерсең күк елмаеп. Соңгы звонок, Соңгы дәрес, Ник бераз соңламадың? Сүзсез генә сөюемне Күземнән аңламадың.
А как ты думаешь, о чем песня "Сонгы звонок" ?