название:
автор:
Тормыш яме, яшәү тәме
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1604 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Тормыш яме, яшәү тәме Балаларда икән бит. Бәхет-шатлыгыбыз булып, Балам, тизрәк үсеп җит. Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем. Куаныч һәм шатлыгыбыз Барыбыз өчен дә син. Үзең шаян, үзең үткер, Зирәк булып үсәсең. Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем. Балдан татлы балам диеп Әби-бабай куана. Менә шулай кадерле ул Баладан туган бала. Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем. Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп Яныңда гына йөрсен. Сау-сәламәт булып үс син, Ходаем гомер бирсен. Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем.
А как ты думаешь, о чем песня "Тормыш яме, яшәү тәме" ?