название:
автор:
Син сазынны уйнадын
автор:
Ильхам Шакиров
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 826 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың: Нинди кыллар чиртте,бәгырем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым; Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне. Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың. Яңгырады ул моңлы кыллар... Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай. Бер-бер үтте елларым: Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар. Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын. Аһ,терелттең син күңелнең Бар күмелгән кылларын! Яңрап үткән ул гомернең Мин авазын тыңладым. Яңрап үтте гомерләр. Син сазыңны уйнадың.
А как ты думаешь, о чем песня "Син сазынны уйнадын" ?