ГлавнаяИсполнителиЭльвира ХамматоваМин бит синсез тора алмам
название:

Мин бит синсез тора алмам


автор:

Эльвира Хамматова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 869 просмотров
Саубуллашмый китеп бардың,
Югалдың рәшәләрдә.
Телсез калдым, белмәдем мин
Ни диеп дәшәргә дә.

Син югалган юлга карап,
Сагышларга уралам.
Сагышларыма уралам,
Мин бит синсез торалмам.

Син үпкәләп китеп бардың.
Юатырга соңардым.
Соңарганнар, минем кебек,
Югалтадыр сыңарын.

Син югалган юлга карап,
Сагышларга уралам.
Сагышларыма уралам,
Мин бит синсез торалмам.

Саубуллашмый китеп бардың,
Кайтып кер, исәнләшеп.
Мин бит бары сине көтэм,
Онтылмас мэхэббэтем.

Син югалган юлга карап,
Сагышларга уралам.
Сагышларыма уралам,
Мин бит синсез торалмам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин бит синсез тора алмам" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен