ГлавнаяИсполнителиЗөфәр Хәйретдинов (ВилданКарлы яңгыр (Ҡарлы ямғыр) /минус/
название:

Карлы яңгыр (Ҡарлы ямғыр) /минус/


автор:

Зөфәр Хәйретдинов (Вилдан


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 643 просмотра
Нариман Камал сүзләре Зөфәр Хәйретдинов көе

Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…

Белмисеңдер түгел, беләсеңдер
Йомшак икәнлеген күңелем.
Өзелергә торган көзге яфрак,
Ялгыз калган яфрак мин бүген.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…

Онытырга телим — мөмкин түгел,
Тәрәзәдә минем гел күзем.
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек соң түзим?..

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама…

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Карлы яңгыр (Ҡарлы ямғыр) /минус/" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен