название:
автор:
Сагынам, әтием ★Үзең киттең, өйдә синең
автор:
Салават Фәтхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 839 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Туган көн бүләгең, чәчәкләр киптеләр, Кипсә дә, барыбер - саклыймын. Сыеныр кешем юк, сөенә алмыймын, Бары тик исемең ятлыймын. Кушымта: Сагынам, әтием, чәчемнән сыйпавың, Иркәләп кочуың сагынам. Кипсә дә чәчәкләр, кочаклап сөйләшәм, Аерма дигәндәй назыңнан. Җил-давыл тидерми, кыраулар төшерми, Үстердең чәчәк күк иркәләп. Син барда, әтием, күз яшем түкмичә, Еладым бары тик үпкәләп. Ә хәзер яшемдә ачы тәм сизәмен, Кайтмавың белсәм дә - көтәмен. Төшемдә чәчәкләр өзәсең болында, Шул болын яныннан үтәм мин.
А как ты думаешь, о чем песня "Сагынам, әтием ★Үзең киттең, өйдә синең" ?