ГлавнаяИсполнителиАлсу АбельхановаСоям генэ бит инде
название:

Соям генэ бит инде


автор:

Алсу Абельханова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 874 просмотра
Арыш юлы бер генә, 
Сөйгәнемне күр генә.
Түтәлләргә - гөлгә сипмә,
Су сип йөрәккәемә.

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Эзләмә дә, юк бүтән
Минем кебек көйгәннәр.
Үзем куркам, үзем көтәм,
Кайда тагын шундый бар?

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Иртән ап-ак карлар яуса,
"Ява бирсен!" - диярсең.
Кача алмассың, язмыш язса,
Куркакны да сөярсең.

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Соям генэ бит инде" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен