название:
автор:
БАЛ ҖИМЕШЕМ
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1469 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
БАЛ ҖИМЕШЕМ Булат Җиһаншин көе, Т. Низами сүз. Тормыш яме, яшәү тәме Балаларда икән бит. Бәхет-шатлыгыбыз булып, Балам, тизрәк үсеп җит. Кушымта: Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем. Куаныч һәм шатлыгыбыз Барыбыз өчен дә син. Үзең шаян, үзең үткер, Зирәк булып үсәсең. Кушымта. Балдан татлы балам диеп Әби-бабай куана. Менә шулай кадерле ул Баладан туган бала. Кушымта. Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп Яныңда гына йөрсен. Сау-сәламәт булып үс син, Ходаем гомер бирсен. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "БАЛ ҖИМЕШЕМ" ?