ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЕллар аркылы
название:

Еллар аркылы


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1214 просмотров
Еллар аркылы 
Килдең кичегеп,
Үткән сөюне
Искә төшереп.
Кабат очрашу
Кирәкме икән?
Олы хисләрне,
Уятып, иркәм?!

Булып кал бары
Яшьлек ялгышым,
Күңел түремдә – 
Назым, сагышым
Эзләмә мине,
Хәзер без үткән.
Гомерләр үткән,
Соң инде, иркәм...

Әйләнеп кайтмас,
Яшьлек тә – үткән.
Тәүге сөюләр...
Беренче үпкән...
Тормыш йомгагын
Инде без сүткән.
Язмышта безне
Башкалар көткән...

Булып кал бары
Яшьлек ялгышым,
Күңел түремдә – 
Назым, сагышым
Эзләмә мине,
Хәзер без үткән.
Гомерләр үткән,
Соң инде, иркәм...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Еллар аркылы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен