ГлавнаяИсполнителиНароднаяАерылмагыз (минус)
название:

Аерылмагыз (минус)


автор:

Народная


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1521 просмотр
Су буенда ялгыз аккош 
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз
Булса да сәбәпләре
Канатларны каера ул
Аерылу сәгәтләре

Ят кошны пар итмәс аккош
Ялгыз канат какса да
Бездә бергә булалмабыз
Сулар үргә акса да

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем,
Нигә без бергә чакларның
Белмибез кадерләрен.

Талларга карап моңаям
Ялгыз минутларымда
Бер ялгызымны калдырма
Мәхәббәт утларында

Талларга барып сөялдем,
Белмәдем бөгеләсен.
Белмәдем талларга карап,
Үзәгем өзеләсен.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Аерылмагыз (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен