название:
автор:
Картаямыни соң йөрәк
автор:
Альфия Авзалова
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 880 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Әкрен генә, сиздермичә Яшьлек гомерем үтә. Күңелем һич тә картаймый, Һаман да нидер көтә. Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да. Үтте яшьлек-җүләрлек, дип, Җырларда җырланса да. Нигә соң болай үземне Канатлыдай хис итәм?! Әллә яшьлегем кичләре Әйләнеп кайтты микән? Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да. Үтте яшьлек-җүләрлек, дип, Җырларда җырланса да. Мәхәббәт яшьләрдә, диләр, Була ул һәркемдә дә. Мәхәббәтсез яшәп булмый Олгайган көннәрдә дә. Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да. Үтте яшьлек-җүләрлек, дип, Җырларда җырланса да.
А как ты думаешь, о чем песня "Картаямыни соң йөрәк" ?