название:
автор:
Ялгыз талым..Яшьлегемэ кайтып килэм
автор:
Наиль_Табанаков
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 683 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Яшьлегемә кайтып киләм, Хисләрдән җырлар үреп. Су буенда - ялгыз талым, Шатланыр инде күреп. Су буенда талым ялгыз, Аерды безне язмыш, Бәхет эзләп еракларга, Дуслар, китәмен ялгыш. Күрмәгәндә шактый еллар, Талым картаеп киткән, Хәлләренне белмәсәм дә, Күнелдә сине йөртәм. Су буенда талым ялгыз, Аерды безне язмыш, Бәхет эзләп еракларга, Дуслар, китәмен ялгыш. Ялгыз җаным, ялгыз талга Кайткан саен сыенам. Яннарында сүнмәс яшьлек Көтәр кебек тоела. Су буенда талым ялгыз, Аерды безне язмыш, Бәхет эзләп еракларга, Дуслар, китәмен ялгыш.
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз талым..Яшьлегемэ кайтып килэм" ?