ГлавнаяИсполнителиСалават (24 сезон)Яшьлегемә хатлар язам...
название:

Яшьлегемә хатлар язам...


автор:

Салават (24 сезон)


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 786 просмотров
Яшьлегемә хатлар язам,
Ак чәчәкле майларга.
Мәхәббәтне бүләк иткән
Тәүге сөйгән ярларга.

Кушымта:
Кадерен белегез яшьлекнең,
Калмасын үкенечкә.
Сөйдереп-сөендереп, 
Сөйдереп-сөендереп
Әйдәсен мәңгелеккә.

Яшьлегемә хатлар язам,
Канатлы хыялларга.
Шул хыяллар тынгы бирми,
Безне йөртә юлларда.

Кушымта

Яшьлегемә хатлар язам.
Ерактан сәләм юллыйм.
Безнең яшьлек эзләреннән
Сез үтәрсез дип уйлыйм.

Кушымта

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яшьлегемә хатлар язам..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен